Татарстан Болгар комплекс ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификат алды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин һәм башка рәсми затлары катнашты.

Тантана «Гасырлар җиле» хореографик күренеше белән башланып китте.

Аннары сәламләү сүзе белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, искә төшергәнчә, Россия үзенең ЮНЕСКОга керүенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Безнең Россия белән тарихи-мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендәге багланышларыбыз тыгыз, дип белдерде Ирина Бокова, шуңа бәйле рәвештә Татарстан белән хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия.

Ирина Бокова Россия Федерациясе Хөкүмәтен һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеген, шулай ук республика халкын бу мөһим вакыйга – ЮНЕСКО сертификатын алу белән котлады. Объектны ЮНЕСКО исемлегенә кертү – безнең юлыбызның башы гына әле, дип белдерде Ирина Бокова, бу – Болгар комплексының киләчәккә тарихи сәфәре башлану. Аның сүзләренчә, тарихи-мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру өчен башкарасы эшләр бик күп.

Ирина Бокова шулай ук хәбәр иткәнчә, бөтен сертификатларны да ул үзе шәхсән тапшырмый, әмма бу юлысы ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка үзем киләм дип вәгъдә биргән булган. Мин Минтимер Шәймиевнең Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен күп көч түккәнен беләм, дип белдерде ЮНЕСКО генераль директоры. Бу – безнең уртак уңышыбыз, диде ул, хәзер Болгар комплексы Россия белән Татарстанныкы гына түгел, ул бөтендөньякы.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сертификат тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International