Апас районында бала бакчасы "Ләйсән" ачылды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Апас районы Свияжский авылында "Ләйсән" бала бакчасы ачылды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Бала бакчасы республика программа буенча төзелгән, бакча 80 урынга,төзелеш бәясе 50 млн.сум.
"Ләйсән"дә 4 төркем булачак.Бала бакчасында спорт-музыкаль зал,логопед кабинеты, методика кабинеты, медицина блогы һәм спорт-уен мәйданы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International