2015 елда Татарстан Республикасында социаль программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк
2014 елның 22 августы, җомга
2015 елда Татарстан Республикасында социаль программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде. Очрашу Арча шәһәренең күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә узды.
Бездә проблемалы мәсьәләләр бар әле, диде Илдар Халиков, болар – авылларда каты өслекле юллар салу, авыл урамнарын яктырту программасы, “Чиста су “ программасы һ.б. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2015 елда бу һәм башка күп социаль программалар дәвам итәчәк дигән карар кабул итте, дип белдерде ул.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.