Бүген Кызыл Яр авылында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасы ачты, Фәнис Яруллин музеенда һәм полиция вәкаләтле участок хезмәткәре торагында булды. “Каенкай” яңа балалар бакчасы 50 кешелек һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү буенча республика программасы буенча ачылды.
Балалар бакчасын ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада яхшырып килүче демографик торыш яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзүне таләп итә. “Агымдагы елда гына республикада без тагын 56 балалар бакчасы төзиячәкбез, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Мәгариф – уңышлы киләчәк нигезе, шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге алга таба да балаларга шартлар тудырачак”.
Мәртәбәле кунаклар балалар бакчасын карадылар, анда тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр.