Менделеев шәһәрендә дүрт төзелеш объектның ачылышы узды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Бу атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче автомат станция, ремонтланган Мәдәният йорты, 1нче мәктәпкә өстәмә төзелеш һәм Татарстан урамындагы 7нче торак йортның икенче чираты.
Беренче ачылган объект- атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче автомат станция булды. Стационар пункт химия предприятиеләре бүлеп чыгарган пычратучы матдәләрне өзлексез теркәп баруны тәэмин итү өчен билгеләнгән.Икенче чиратта социаль ипотека программасы буенча төзелгән 84 фатирлы 7 нче йортның ачылышы булды.Бүген яңа фатир ачкычларын Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, Карпов исемендәге “Менделеевсказот” ҖЧҖ химия заводы хезмәткәрләре алды.
Менделеев шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты ачылу зур бәйрәмгә әйләнде. Масштаблы тергезүгә 100 млн сумга якын акча тотылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International