Лаеш районы Столбище авылында яңа бала бакчасы ачылды.Тантаналы ачылышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин,Лаеш районы башкаласы Михаил Афанасьев һәм Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин катнаштылар.
Бала бакчасы "Бәләкәч" республика программасы буенча төзелгән.Бакча 240 урынга исәпләнгән.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.