Alabuga International School махсуслаштырылган мәктәптә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Кама сәнәгать үзәгендә эшләүче чит ил белгеләре балаларына белем бирү каралган. Мәктәп нигезенә беренче ташны салу тантанасы 2013 елның 1 мартында узды , ул "Өч аю" арендалы коттеджлар поселогы территориясендә урнашкан. "Алабуга" МИЗның идарә компаниясе "ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ - поселокны төзү заказчигы.
Мәктәп комплексында мәктәп һәм балалар бакчасы бар, гомуми мәйданы 4 мең.кв.м, анда 350 бала белем алырга мөкин.