Аннан соң кунаклар балалар уен мәйданчыгында булдылар, балалар белән аралаштылар. Балалар спорт белән шөгыльләнү урыны булуга бик канәгать, алар моның өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Шулай ук Болгарның шифаханә тибындагы мәктәп-интернаты да делегация игътибарыннан читтә калмады. Аны ремонтлау өчен 70 млн сум акча тотылган. Премьер-министр ремонтның сыйфатлы булуын билгеләде һәм мәктәп коллективына уңышлар теләде.
Алга таба Мәдәният йортында район активы белән очрашу узды. Анда районның социаль-икътисади үсеше һәм коммуналь хуҗалыкның алдагы ягу сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.