Рөстәм Миңнеханов Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды.Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр, шулай ук метро линиясенең I һәм II схемасын күрсәттеләр.
Төзелүче «Дубравная» метро станциясен Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвов та карады.
Метро төзелеше буенча аңлатмаларны «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов бирде.

Шулай ук ул Татарстан Республикасы Президентына хәбәр иткәнчә, 2005 елда, Казан метросын төзи башлаган вакытта, бу транспорт төре көн саен 5 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәткән булса, бүген исә һәр көнне метро аша 110 меңләп пассажир уза.

Метро төзүчеләр коллективы белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Казан метросының икенче тармагын җибәрергә планлаштыра. Моның өчен зур инвестицияләр таләп ителә, диде ул. «Казметрострой» предприятиесендә эшләүче югары квалификацияле белгечләр коллективы белән мондый максатларга ирешеп була, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, бүген «Казметрострой» белгечләре Мәскәү метросын төзергә булышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International