Татарстанда 2014 елның гыйнвар-июль айларында ҖЭП үсеше 1,2% тәшкил иткән. Төзелештә, авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, аеруча эшкәртү сәнәгатендә үсеш темплары кимегән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча Татарстанда җыелма региональ продукт 1,63 трлн. сум күләмендә көтелә, үсеш – 1,3%.
2016-2017 елларда сәнәгать җитештерүе үсеше нефть эшкәртүдән, нефть химиясеннән, автомобильләрдән көтелә.
Татарстан авыл хуҗалыгында 2014 елда җитештерү күләме 164,5 млрд. сум көтелә, 2015 елга фараз – 172 млрд. сум.
Татарстанның төзелеш комплексында 2014 елда подряд эшләре күләме 2%ка кимегән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы предприятиеләре табышы арту беренче чиратта рубль курсы үсүгә бәйле. 2014 елда суммар табыш 262 млрд. сум күләмендә көтелә.
Төп капиталга инвестицияләр 2014 елның беренче яртыеллыгында 186 млрд. сумнан арткан. 2015 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 580 млрд. сум дип фаразлана.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел дип белдерде. «Сәнәгать үсеше темплары 1%тан да ким, ҖЭП 1% чамасы – болай ярамый, - диде Р.Миңнеханов, тармак министрлыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Ни өчен без индустриаль мәйданчыклар төзибез – нәкъ менә сәнәгатьне җанландыру өчен».
«Шул ук вакытта үсеш 5-6% булырга тиеш – мин шундый бурыч куйдым һәм куячакмын, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Гамәлдәге икътисадый ситуация белән килешергә ярамый, аңа тәэсир итәргә кирәк. Без бит булганны саклап калу белән бергә әле үсәргә дә телибез».
Ул икътисадның эчке резервларын активлаштырырга – чыгымнарны киметергә, нәтиҗәлелекне арттырырга өндәде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукция сатуның яңа базарларын эзләргә, җитештерүне киңәйтергә кирәк.
Татарстан Президенты Икътисад министрлыгына һәм тармак министрлыклары җитәкчеләренә ситуацияне күзәтеп барырга, аны яхшырту чараларын эшләргә кушты.