Иртәгә "Россия гаиләсенә торак" программаны тормышка ашыру сораулары буенча округ киңәшмәсе үткәреләчәк

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Иртәгә ТР Министрлар Кабинетында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары А.А.Плутник җитәкчелегендә  "Россия Федерациясе халыгын үтәрлек һәм уңай торак һәм торак-коммуналь уңайлыклары белән тәэмин итү" РФ дәүләт программа кысачында "Россия гаиләсенә торак" программаны тормышка ашыру буенча киңәшмә үтәчәк.
Киңәшмәдә "Россия гаиләсенә торак" программа буенча норматив һәм хокук актларын чыгару һәм башкару,шулай үк торак кертү күләмен күбәйтү мөмкинлеге буенча сораулар каралачак.
Киңәшмәдә Торак төзелешен үстерергә булышу федераль фонд генераль директоры А.А.Браверман,"Торак төзелешен финанслау агентство" генераль директоры А.Н.Шелковый, ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Файзуллин һәм Приволжск федераль округ субъектларның башкарма хөкүмәт вәкилләре катнашты.
Бу программа буенча 2017 елга кадәр республикада 1,5 млн кв.м. торак кертергә планлаштырлган. Квадрат метр бәясе 30 меңнән артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International