"Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча фикер алыштылар

2014 елның 19 сентябре, җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ "Аммоний" директор советы рәисе Ханбикова Р.С.,ААҖ "Аммоний" генераль директоры Шевченко С.И.,«Соджис Корпорейшн» һәм CNCEC оешмаларның вәкилләре,субподряд оешма вәкилләре катнашты.
Штаб утырышында төзелеш-монтаж эшләр башкару,куркынычсызлык техникасын һәм төзелеш графикларын үтәү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International