ТР күпфатирлы өйләрендә капремонт программасы буенча эшләр 646 объектта тәмамланган

2014 елның 20 сентябре, шимбә
ТР күпфатирлы өйләрендә капремонт программасы буенча тәмамланган эшләр күләме 4млрд.565 млн.сум.Бу турында ТР Хөкүмәт бинасы киңәшмәсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоэлемтәдә республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
2014 елда, "Үтәрлек тирәлек" программа буенча 135 иҗтимагый инфраструктуралы объект җайлаштырыла.Бүгенге көнгә тәмамланган эшләрнең күләме 98%.
Авылларны су белән тәэмин итү программа буенча эшләр тәмамланган.Газификация Фонды 45 муниципаль районда 28 тишек бораулады,328,5 км
суүткәргечэлемтщ төзелгән.
Иҗтимагый-мәдәни сферада казанна алмаштыру программа да тәмамланган.Программа буенча
29 районда 379 казан алмаштырылган.
Ирек Фәйзуллин яктыртуны тергезү программасы тәмамлану турында хәбәр итте.Эшләр 45 районда тәмамланган.
Энергия саклау программасы турында дә хәбәр итте.Хисап приборлары,җылыту энергияне көйләү төеннәрен ясау 97% тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International