Цхинвал шәһәрендә киноконцерт залы "Чермен" ачылды

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Бүген Көньяк Осетиядә, Республика игълан ителәгән көнендә, башкаласында тантаналы киноконцерт "Чермен" залы ачылышы булды. Ачылу йоласында президент Леонид Тибилов,парламент спикеры Анатолий Бибилов, РФ вәкиле Эльбрус Каргиев,республика халкы һәм кунаклар катнашты.
Президент Леонид Тибилов көтелгән ачылышы белән котлады һәм Татарстан төзелеш оешманы "Эверест" рәхмәтләде.
Йолада мәдәният министры Мәдинә Остаева дә чыгыш ясады.Кешеләр өчен залда бөтен шартлар ясалган дип хәбәр итте һәм республика президентына рәхмәт белдерде.
ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ вәкиле Рөстәм Газизов кешеләрне бу тантаналы чара белән тәбрикләде һәм зал директор Константин Шавлоховка символик ачкыч бирде.
Зал ачу һәм кызыл тасма кисү хакы Леонид Тибилов,Эльбрус Каргиев һәм Рөстәм Газизовка бирелде.
Соңыннан җыелганнары залда Көньяк Осетия Дәүләт музей фонды рәсемнәрен карап чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International