Республиканың 38 районында җылылык җибәрүе тулысынча үтәлгән

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Торак фондын һәм иҗтимагый сфера объектларына җылылык җибәрүгә хәзерләү турында бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт бинасында хәбәр итте. Районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллин хәбәре буенча 2014 елның 26 сентябрь аена җылылык 38 районда тулысынча җибәрелгән.Хәзерге вакытта республикада торак өйләргә һәм иҗтимагый сфера объектларына җылылык җибәрелә.
16 сентябрьдән ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы казаннар,җылылык җибәрү буенча мониторинг бара.
Планнан 99,8% казан эше җибәрелгән.
Җылылык җибәрелгән:
- 16 791 мең торактан 15 457 торакта җылы җибәрелгән(92,1%). 1 334 торакта җибәрелмәгән.
- 8 189 мең иҗтимагый сфера объектларында җылы җибәрелгән (99,8%)
- 1 766 мең мәктәптән 1 765 мең мәктәптә җылы бар
- бала бакчаларында җылы тулысынча җибәрелде
- 2 016 мең сәләмәтлек саклау объектларыннан 2 014 объектында җылы җибәрелгән
- 2 039 мең мәдәният объектыннан 2 037 мең объектта җылы бирелгән
- 204 спорт объектыннан 203 объектында җылы җибәрелгән
- 185 социаль яклау объектыннан 176 объектында җылы җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International