2014 елның 26 сентябренә Татарстанда 1,6 млн.кв.м яки ел биременнән 68,4 % торак кертелде

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Хезмәт саклау өлкәсендә тикшерү кысачында ТР дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе 764 тикшерү уздырды, 14 млн.531 мең сумга карар чыгарылды. Бу турында республика киңәшмшсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоэлемтәдә Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллин сүзләре буенча 2014 елның 26 сентябренә республикада 1 млн.639,3 мең кв.м торак кертелде.
Социаль ипотека буенча республикада 228,6 мең кв.м,3 906 фатирлы 89 өй кертелде.
309 ятим балаларны торак белән тәэмин итергә планлаштырылагн.Бу максатларга 317 млн.135 мең сум күздә тотылган.
Амбулатория,ФАПларда капиталь ремонт эшләре тәмамланган.авыл клубларын төзү программасы да тәмамланган дип хәбәр итте Төзелеш министрлык башкаласы.Анда җылылык дә бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International