V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты, Хөкүмәте вәкилләре, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар катнаша. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе сайланганчы, утырышны республика парламенты депутаты Марат Галиев алып бара. Утырышта ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүгенге утырыш оештыру характерында узачак. Көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән.

Яңа сайланган депутатларга Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Президиумын сайларга туры киләчәк. Утырыш барышында парламентның комитетлары оештырылып, аларның составы билгеләнәчәк. Комитет рәисләре комитетларның беренче утырышларында расланачак. Дәүләт Советының көзге сессиясенең эшче органнарын сайлау, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясен  раслау һәм депутат этикасы комиссияләрен оештыру ниятләнә.

Депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссясенең V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлап, Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне раслау мәсьәләсен тикшерәчәк.

Шулай ук бүген ТР Дәүләт Советына республика парламенты вәкиленә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе дә каралачак.

Тикшерелә торган мәсьәләләрнең мөһимлеген истә тотып, республика парламентының беренче утырышы  "Яңа гасыр"  телеканалы һәм "Болгар радиосы" аша трансляцияләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International