Татарстан Республикасында күпфатирлы торакта капиталь ремонт программасы буенча эшләр 791 объектта башкарылган

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
ТР күпфатирлы өйләрендә капремонт программасы буенча тәмамланган эшләр күләме 4млрд.565 млн.сум.Бу турында ТР Хөкүмәт бинасы киңәшмәсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнары белән видеоэлемтәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күпфатирлы торакта капиталь ремонт программасы буенча республикада 793 объекттан 791 объектында капиталь ремонт башкарылган, гомуми планнан бу 99,75 %,хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

2014 елда, "Үтәрлек тирәлек" программасы буенча 135 иҗтимагый инфраструктуралы объект җайлаштырыла.Бүгенге көнгә тәмамланган эшләрнең күләме 98,9%.
Авылларны су белән тәэмин итү,казаннар алыштыру,мәктәпләрдә капиталь ремонт башкару һәм авылларды яктылыкны тергезү программалары буенча эшләр тәмамланган.
Энергия саклау программасы турында дә хәбәр итте.Хисап приборлары,җылыту энергияне көйләү төеннәрен оештыру тәмамланган (Казан ш.,Яр Чаллы ш.,Лениногорск ш.,Әлмәт ш.,Яшел үзән.,Түбән Кама ш.,Алабуга ш.)
ТР Төзелеш министрлыгы 11 колледж биналарында капиталь ремонт башкаруы турында хәбәр итте. Уку бөтен объектта башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International