Рөстәм Миңнехановка Казанның үзәк өлешендә төзелеш һәм төзекләндерү объектлары проектларын тәкъдим иттеләр

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә катнашучылар Казанның үзәк өлешендә объектларны төзү һәм төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар Мәрҗани урамындагы аз катлы йортларны төзекләндерү проекты, Федосеевская урамында Халыкара мәгариф үзәге (3-4 катлы бина, инде булган панорамага кертелгән) проекты, Университет урамында кунакханә комплексы, Карл Маркс урамындагы 53 йортка административ-сәүдә бинаны кушып төзү проекты һәм шулай ук Маяковский-Некрасов урамнарындагы төзелеп бетмәгән күпкатлы йорт мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Мәскәү урамы белән Яхин урамы киселешендә автосалон төзү проектын күрсәттеләр.
Алга таба катнашучылар сөйләшүгә кабат тәкъдим ителгән, әйтелгән төзәтмәләрне кертеп башкарылган, объектлар проектларын карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International