Татарстан Республикасында 2 млн. 245,9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 93,6%

2014 елның 20 декабре, шимбә

2014 елның 19 декаберенә мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 2 млн. 245,9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык планның 93,6% тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 383,4 мең кв. метрның 351,3 мең кв. м. сафка кертелгән, бу планның 91,6% тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңгырады.  

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бөек Ватан сушыгы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында Татарстанда 94 ветеранга 14 йорт төзелеше дәвам ителә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ятим балаларның һәм ата-аналары попечительлегеннән башка калган балаларның хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елда республиканың 19 муниципаль берәмлегендә 309 бер бүлмәле төзекләндерелгән фатир сатып алу планлаштырылган иде. 2014 елның 19 декаберенә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен, бөтен 309 торакка Татарстан Республикасы милек хокукы теркәлгән. Шуларның 183нә ятим балалар белән торакны яллау килешүләре төзелгән. 

5 һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елда 122 млн. сумга 37 сертификат теркәлде һәм торак сатып алынды. 2014 елда программада каралган чаралар тулы күләмдә башкарылган. 2015 елга бу максатта 128,1 млн. сум каралган. 

Балалар бакчаларын төзү программасы буенча 2014 елда төзү эшләре 56 объектта тәмамланган. 54 балалар бакчасы сафка кертелгән. Калган икесендә кисәтүләрне төзәтү һәм башкарма документларны теркәү эше бара (Алабугада 260 урынлак һәм Чистайда 220 урынлык балалар бакчалары). 

Татарстан Президентына шулай ук 2014 елга авыл кулбларын, универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программалары, шулай ук сәламәтлек саклауны модернизацияцияләү программасы 2014 елга тәмамланганннар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International