Татарстанда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Республикада 100-200 башка сөт-товар фермаларын җайланмалар, яңа технологияләр белән җиһазлау һәм терлекләрне азык белән нәтиҗәле тәэмин итү максатында, 2014елдан башлап сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Яшелчә продукциясен сыйфатлы саклауны тәэмин итү өчен 2015 елдан яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады.

Күрсәтелгән программаларны үтәү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәләре кабул ителде: 2015 елның 14 апреленнән №668-р – сыер абзарларын капитальремонтлау буенча, 2015 елның 11 маеннан №951-р – силос-сенаж траншеяларын төзү буенча, 2015 елның 30 июненнән №1401-р – яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау буенча.

Сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елда Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында 261 сыер абзарын ремонтлау күздә тотыла, гомуми финанслау суммасы 1 млрд. 524,9 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 470,7 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары һәм 1 млрд.  54,2 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.

Бүгенге көнгә барлык объектларда да эшләр башланды. 869,2 млн. сумлык яисә 57% күләмендә эш башкарылган, ике атна эчендә лимиттан 15% үсеш.

Силос-сенаж траншеяларын төзү программасы буенча 37 муниципаль районда 136 силос-сенаж траншеясы төзү карала, гомуми финанслау суммасы 266,9 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 61,3 млн. сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары һәм 205,6 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.

Бүгенге көнгә барлык 136 силос-сенаж траншеясында эш башланган, 133,4 млн. сумлык яисә 50% күләмендә эш башкарылган, ике атна эчендә лимиттан 8% үсеш.

Яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау программасы буенча 16 муниципаль районда 39 яшелчә саклагычны капиталь ремонтлау күздә тотыла, финанслауның гомкуми суммасы 166,7 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән   Татарстан Республикасы бюджеты акчалары - 50,0 млн. сум һәм 116,7 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.

Бүгенге көнгә барлык 16 муниципаль районда 37 яшелчә саклагычта эшләр башланган, эшләр 81,7 млн.сумлык яисә 49%ка үтәлгән, ике атна эчендә лимиттан 12% үсеш.

Шул ук вакытта муниципаль районнар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең динамикасын атнага кимендә   6-10% тәэмин итү, барлык эшләрне агымдагы елның сентябрендә төгәлләү, биналарны 100 процент итеп терлекләр тотарлык, яшелчә саклагычларны бәрәңге һәм яшелчә саклауны тэмин итәрлек итеп әзерләү бурычы куелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International