Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 737, 8 мең кв. м. торак сафка кертелгән

2015 елның 9 октябре, җомга
2015 елның 9 нояберенә республикада 1 млн. 737, 8 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 72,4 % тәшкил итә. Шул исәптән узган ике атнада 78,4 мең кв. м. сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 9 айда республикада 40 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 14 үлемгә китергән. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу өчен барысы 20 млн. 512 мең сумга 571 кара чыгарылган. Ел башыннан 389 оешма хезмәт кагыйдәләрен бозу өчен җавапка тартылган.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, социаль ипотека программасы буенча бүгенге көнгә 2 мең 713 фатирлы 109 йорт сафка кертелгән. Моннан тыш республикада 162 Бөек ватан сугышы ветеранына 24 йорт төзелеше дәвам итә. Шулай ук 37 муниципаль берәмлектә 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 

Аерым министр өлешләп төзү программасына тукталды. Чаллы шәһәренең "Яшьлек" микрорайонында  65/04 номерлы йортның 113 фатиры төзелеп беткән ("Фон" компанияләр төркеме төзи, гомуми мәйданы - 7 мең кв. м., 101 өлешләп торак сатып алучы). Казанда Четаева урамындагы йортларда эш дәвам итә (әзерлеге - 75,9 %, "Элит-строй" ҖЧҖ төзи), Бехтерева/Зоя Космодемьянская урамнары киселешендәге (98,1 %, "Свей" фирмасы" ҖЧҖ), Достоевский ур. (77,2 %, "Свей" фирмасы" ҖЧҖ), Краснококшайская/Баруди урамнары киселешендәге йортларда (96,3 %, "ИТЦ" ҖЧҖ) һәм Әмирхан урамындагы ике йортта (86,2 һәм 97,6 %, "Магстрой" ҖЧҖ) төзелеш эшләре дәвам итә. Чаллыда 360 фатирлы 58/02 номерлы торак йорт төзелеше дә дәвам ителә (98,3 %, "Доступное жилье" ТТК ҖЧҖ). 

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллы җитәкчелегенә өлешләп төзелә торган объектлар төзелешен игътибарда тотарга йөкләде. 

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2 мең 940 котельня һәм минитопкаларда җылылык җибәрелгән. Социаль юнәлешле объектлар тулысынча җылытыла: 1 мең 647 мәктәп, 1 мең 880 балалар бакчасы, 2 мең 266 сәламәтлек саклау объекты, 217 спорт объекты, 186 социаль яклау учреждениесе һәм 1 мең 979 мәдәният объектлары. 

Рөстәм Миңнеханов 2016 елга республика программаларын формалаштыру буенча эшне башкару һәм контрольдә тотуның әһәмиятен ассызыклады. 

Шулай ук киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International