2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган. 15 январь көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 42 муниципаль районда капиталь ремонтланучы күп фатирлы йортлар объектларында 5 мең 577 инспекция тикшерүе үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 11 муниципаль берәмлектә 33 куркынычлык техникасын бозу факты ачыкланган. Министр сүзләренчә, алар арасында - югарыда эшләү кагыйдәләрен бозу (19), шәхси саклану чаралары булмау (11), саклау киртәләре булмау (2), югары басым баллоннарын сакалу һәм куллану кагыйдәлен бозулар (1). 

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт, ике яңаны төзү һәм берсен төзекләндерү планлаштырылган, диде ТР Төзелеш министры. Агымдагы елда шулай ук 8 һөнәри белем бирү оешмасында, 43 мәдәният учрежениесендә, 27 яшүсмерләр клубында,78 муниципаль берәмлек советы бинасында һәм 29 социаль хезмәт күрсәтү учрежениесендә капремонт планлаштырылган. 

"Яктыртуны торгызу программасы буенча быел 12 мең 522 диодлы яктырткыч кую, 492 электр энергиясен хисаплау щитларын урнаштыру һәм 475 км электр линиясен монтаждау каралган. Хәзерге вакытта тикшерү актларын туплау һәм анализлау эше алып барыла", - диде ТР Төзелеш министры. 

Ахырда Ирек Фәйзуллин әйткәнчә, бүген су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча әзерлек эшләре һәм объектлар исемлеген төзү эше алып барыла. Программада республиканың 19 муниципаль берәмлеге катнаша.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әлеге программалар буенча тишеле документларны вакытында әзерләргә һәм төзелеш, ремонтлау эшләренә керешергә йөкләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International