23.01.2016
Татарстан Республикасында 2016 ел программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзелеше башланды. Бу шул исәптән күп фатирлы йортларны, арендага бирелүче торак, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак, күп балалы гаиләләргә торак һәм башка категоридәге халыкка тораклар төзелеше.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2016 ел башыннан ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 44 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен 280 мең сумга 3 карар чыгарылган. "Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге" үзен-үзе җайга салучы оешма әгъзалары булган 20 оешманы тикшергән.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 21 гыйнвар көнне белем бирү семинары үткәргән.
Ирек Фәйзуллин төзелеш объектларында техника куркынычсызлыгы нормаларын үтәүгә аеруча игътибар итәргә өндәде.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елга республика төзелеш программалары формалаштырылган, объектларда эшләр оештырылган.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 24,8 мең кв. м булган 459 фатирлы 24 йорт сафка кертелгән.
2016 елда арендалы торак төзелеш программасы кысаларында гомуми мәйданы 29,6 мең кв. метрлык 36 торак йорт төзү каралган.
Ата-аналары карамагыннан башка калган ятим балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы кысаларында 2016 елда 311 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
"Жилище" федераль максатчан программа буенча торак белән тәэмин ителергә тиешле гражданнарга 99 йорт төзү планлаштырыла (4 се сафка кертелгән). Бүгенгә 95 күп фатирлы инвестицион торак йорттан 36 йорт әзерлеге югары дәрәҗәдә (70% тан артык), уртача әзерлектә - 33 йорт (30-70%), әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 26 йорт (0-30%).
Аз катлы торак төзү өлкәсендә, шул исәптән шәхси торак төзү, республика буенча планлашытырлган 9 мең 500 йорттан сафка 622 объект кертелгән.
2016 елда республикада участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак белән тәэмин итүгә 8 муниципаль районда 18 административ-торак комплекслары төзү каралган, алардан республика бюджеты исәбенә - 10, муниципаль берәмлекләр бюджеты исәбенә - 8 административ-торак комплекс төзеләчәк.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республикада проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау эше дәвам ителә (өлешләп сатып алынган күп фатирлы йортлар).
2015 ел нәтиҗәләре буенча 4 проблемалы объект сафка кертелгән, анда 661 өлешләп фатир сатып алучыга фатир бирелгән. Казан һәм Чаллыдагы сигез өлешләп төзлешенед проблемалы объектында эш дәвам ителә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге объектлар төзелешен тизрәк тәмамларга өндәде. Ул искәрткәнчә, әлеге проблемалы объектлар аркасында хакимиятне кискен тәнкыйтьлиләр. Бу эшне системалы алып бару, өлешләп фатир алучылар белән сөйләшү әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов, Моннан тыш, әлеге мәсьәләләргә Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары җитәкчеләрен җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде ул. "Әлеге шәһәрләр җитәкчеләре әлеге юнәлештә үзләренең шәхси җаваплыкларын аңларга тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Өлештәп фатир алучылар темасы - шәһәр җитәкчелеге өчен "беренче номерлы тема". Аны һәр көнне алга этәрергә кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәлә тиз хәл ителә алмый, әмма без өлешләп фатир алучылар ягында. Бу бик җитди мәсьәлә. Бу безнең уртак бурычыбыз".