Казанда икенчел чималны җыю буенча бишенче павильон ачылды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген икенчел чималны җыю буенча  бишенче павильон ачылды. Казанлылар катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшыра алалар, моның өчен аларга бүләкләр дә биреләчәк. Бүгенге көндә шәһәрдә икенчел чималны кабул итү өчен дүрт пункт эшли – Мәүләтов ур., 9, Фучик ур., 72, Мусин/Чуйков  ур. һәм Энергетиклар,6 ур. адреслары буенча. Казанда барлыгы 30-дан алып  кадәр шундый пунктлар ачу планлаштырыла. Проектның барлык эшләгән вакыт эчендә әйтелгән пунктлардан икенчел чималны жыюның гомуми күләме 1000-дан артык тәшкил итә, бу якынча 10 000 м3 калдыклар (11 мең контейнер), алар эшкәртүгә, ә полигоннарда күмүлегә китмәделәр. "Иң зур нәтиҗәләргә ирешү өчен икенчел чималны кабул итү пунктларын күбәйтергә кирәк. Идеаль рәвештә барлык Татарстан халкы өчен дә бер адым атларлык якынлыкта урнашкан мондый пунктлар ачасы килә", - дип билгеләп үтте ООО "Чиста тирәлек" проекты директоры Зәринә Наумова. Иң мөһиме гражданнар актив булуы, чөнки чиста мөхит - ул сәламәт киләчәк.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International