Торак йортларны капиталь ремонтлау объектларында эшләрне башкаруның расланган графигыннан артта калу очраклары ачыкланган

2017 елның 17 июне, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. 15 июнь көненә бөтен планлаштырылган 146 объектта эшләр бара, шулардан 29 гомуми белем мәктәбе, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 

Капиталь ремонт 4 балаларны савыктыру лагерендә инде тәмамланган.

Шулай ук республикада ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт уздыру каралган. 15 июнь көненә эшләр 10 объектта алып барыла (финанслауның гомуми күләме - 681,38 млн. сум). 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау 2017 елда бөтен 44 объектта бара. 

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау 28 объектта бара (2017 ел планына 29 объект кертелгән). Шуларның уникесендә эшләр тәмамланган инде (Әлмәт, Зеленодольск, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама районнары һәм Казан). 

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советлары биналарын капиталь ремонтлау турында, социаль хезмәт  күрсәтү учреждениеләре, муниципаль архив биналарын, сыре абзарлары, яшелчә саклау урыннары һәм силос-сенаж чокырларын төзекләндерү турында хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе уздыра торган тикшерү эшләре турында да хәбәр иттеләр. Капиталь ремонт эшләре сыйфаты буенча 2 мең 125 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 9 муниципаль районда 31 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары  теркәлгән. Торак йортларны капиталь ремонтлау объектларында эшләрне башкаруның расланган графигыннан артта калу очраклары ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов тикшерүләрне дәвам итәргә йөкләде, аның сүзләренчә подрядчылар ремонт эшләрен намуслы башкарырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International