Татарстан Республикасында 2017 елның 7 июленә 1 115,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән

2017 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе  һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллиг хәбәр иткәнчә, төзелеш объектларында яралану очраклары саны кими бара. 2016 елның гыйнвар-июнь айларында 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән бишесе үлемгә, 13 - авыр җәрәхәтләргә китергән. 2017 елның гыйнвар-июнь айларында 11 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2 - үлемгә китергән, 9 авыр җәрәхәтләргә китергән.

Татарстан Республикасында 2017 елның 7 июленә 1 115,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 183 мең кв. метрлык 3 мең 379 фатирглык 78 йорт буенча мәгълүмат биргән.

Татарстанда күпфатирлы инвестиция торак программасы буенча планлаштырылган 111йортның 37се сафка баскан, калганнарында төзелеш төрле дәрәҗәдә бара.

Азкатлы йортлар төзелеше программасы буенча ниятләнгән 8 800дән 4 590 йорт төзелеп беткән, тагын 4210 йорт төзелә.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин авыл клублары төзелеше, ветеринар берләшмәләрдәге капиталь ремонт торышы, фельдшер-акушерлык пунктлары монтажы һәм башка төзелеш-төзекләндерү мәсьәләләре буенча хисап тотты.

Татарстан Президенты балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү сентябрьгә, балалар килешкә төгәлләнгән булырга тиешлеген җиткерде. 20 август тирәсендә эш бетәргә тиешлеген һәм әлеге мәсьәләнең аерым контрольдә булуын билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International