Социаль ипотека буенча фатирлар алучылар "Салават Күпере" микрорайонында урнашкан яңа торак алганлар

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе
Бүген "Салават Күпере" микрорайонында чираттагы йортка тантаналы урнаштыру үтте. Беренче чираттагы 18 катлы  10-5 номерлы йорт  барысы 344 фатирга исәпләнгән. Бу йорт әлеге микрорайонда быел өченче тапшырылган торак. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре  һәм яңа йортка күчеп тора башлаган кешеләр катнашты. Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International