Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында

2017 елның 5 августы, шимбә

Агымдагы елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, Дәүләт статистикасы федераль органы (Росстат) мәгълүматлары буенча 2017 елның беренче ярты елы нәтиҗәләре күрсәткәнчә Россия Федерациясендә 27 млн. 984,1 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 88,7% тәшкил итә.Субъектлар буенча узган ел белән чагыштырганда илдә дүрт субъектта уңай динамика күзәтелә, шул исәптә Татарстан Республикасында да.

“2017елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. 4 августка республикада 1 млн. 321,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу гомуми планның 55%ын тәшкил итә һәм узган елның шушы чорына 105%”, - диде ул.

ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 227,2 мең кв. м.  мәйданда 4 мең 154 фатирлы 84 йорт төзегән. 127 төзелеп килә торган объекттан 89 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә , 29ы - уртача әзерлектә  һәм тагын 9 объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә тора.

2017 елда  аренда торагы программасы кысаларында 22,6 мең кв. м. мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү планлаштырылган. Бүгенге көндә 15 объектта 16,5 мең кв. м. мәйданда 278 фатир файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, Иннополисның бер объектында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән,  ә Апас районындагы объектта эчке эшләр алып барыла һәм эчке инженерлык челтәре җайланмалары урнаштырыла.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 2017 елда 50 ветеран өчен 17 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә дүрт объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән, тагын 4 объект югары дәрәҗә әзерлектә, 9ы- уртача дәрәҗәдә.   

Алексей Фролов шулай ук ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында да мәгълүматлар җиткерде. Моннан тыш, ул сәламәтлек саклау оешмаларында барган төзекләндерү, төзелеш эшләре һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзелешенең барышы хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International