"Салават Күпере" торак комплексы объектларында подрядчыны алыштыру

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәре буенча, йорт төзүче инвестор Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, "Салават Күпере" торак районында ике йортның подрядчигын алыштыру турында карар кабул ителде. «Салават күпере» торак комплексындагы подрядчысы «Камгэсэнергострой» ачык акционерлык җәмгыяте булган 12-2 һәм 12-3 нче йортларны «Строитель+» оешмасына тапшырганнар. Төгәлләнмәгән төзелешнең кабул итү-тапшыру процедурасы башланды. Әлеге йортларда эшләр тиздән дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта «Строитель+» 12-5 йортында төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлый. Шулай ук  12-2 һәм 12-3 йортларында заказ бирүче алышынган. «Ак Барс Инжиниринг» компаниясен Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе алыштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International