Капиталь ремонт программаларын төзегәндә муниципаль берәмлекләр газ исе белән агулану куркынычы югары булган күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшкә сәләтен торгызу чараларын үз эченә алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада КФЙ капиталь ремонтының барышына багышланган брифингта әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышына багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.