2025 елда капиталь ремонт кысаларында Татарстанда күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшчәнлеген рәткә салачаклар

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Капиталь ремонт программаларын төзегәндә муниципаль берәмлекләр газ исе белән агулану куркынычы югары булган күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшкә сәләтен торгызу чараларын үз эченә алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада КФЙ капиталь ремонтының барышына багышланган брифингта әйтте.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, мондый эшләрне финанслау капиталь ремонт фонды акчалары хисабына башкарыла. Моның өчен урыннар милекчеләренең гомуми җыелышында уңай карар кабул итү юлы белән алдан килештерү кирәк.

2025 елда 24 күпфатирлы йортта вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын торгызу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International