Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышына багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
«2025 елда республикада 911 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча агымдагы елга өстәмә рәвештә 3 млрд сум бүлеп бирелгән, бу күпфатирлы йортларда ремонт эшләрен башкаруга комплекслы якын килүне тәэмин итәргә һәм программада йортлар санын 219га арттырырга мөмкинлек бирде», – диде М.Айзатуллин.
Капиталь ремонт буенча чараларны финанслау күләме 11 млрд 266 млн сумга җитте. Чыгымнарның төп юнәлешләренә түбәләрне ремонтлау һәм фасадларны заманча энергия саклау технологияләрен кулланып җылыту, җылыту системаларында җылылык ташучының температурасын автомат рәвештә көйләү буыннарын урнаштыру керә. Шулай ук йорт эчендәге коммуникацияләр: электр челтәрләре, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация яңартыла.
Моннан тыш, капиталь ремонт программасына тузган лифтларны «Б» классыннан түбән булмаган энергия нәтиҗәлелеге классының заманча модельләренә алыштыру кертелгән.
«Алдагы елларда 250 лифтны алыштырырга акча җитсә, быел программада 711 лифтны алмаштыру каралган», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
«Лифтлар куркынычсызлыгы» Таможня берлегенең техник регламентының яңа таләпләре нигезендә билгеләнгән хезмәт срогын эшләп бетергән лифтлар 2030 елның 15 февраленә кадәр алыштырылырга тиеш. Бу датага республикада 1955 лифтны алыштырырга кирәк булачак, аларның хезмәт итү срогы закон белән билгеләнгән иң чик срокка – 25 елга җитә. Бу алмаштырулар җиһазларның куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын гарантияли торган гамәлдәге техник регламент нигезендә башкарылачак.