Кама Тамагында балалар сәнгать мәктәбе төзелә. Бу 2027 елга күчә торган объект һәм «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау дәвам итә. Объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән, финанслау якынча 143 млн сум тәшкил итә.