Кама Тамагында 150 балага исәпләнгән сәнгать мәктәбе төзелә

2026 елның 12 августы, чәршәмбе

Кама Тамагында балалар сәнгать мәктәбе төзелә. Бу 2027 елга күчә торган объект һәм «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән. Агымдагы елга финанслау 136,6 млн сумнан артып китә.

Гомуми мәйданы 1585 кв. м булган ике катлы мәктәп бинасында балаларның иҗади үсеше өчен барлык шартлар да тудырылачак. Проект буенча биредә рәсем сәнгате, биюләр, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнү өчен урыннар планлаштырылган. Вокал, фортепиано һәм халык уен коралларында уйнарга өйрәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Бер үк вакытта биредә 150 кеше шөгыльләнә ала.

ТР ГИСУ белгечләре хәбәр иткәнчә, төзүчеләр барлык төп конструкцияләрне торгызган. Хәзер инженерлык челтәрләрен һәм вентиляция системаларын урнаштыру бара. Гомуми әзерлек 32% ка җитте.

Агымдагы елда «Гаилә» илкүләм проекты буенча Арча, Балтач, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнарында дүрт сәнгать мәктәбе төзелә башлады. Аларны гамәлгә ашыру 2027 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International