ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда торак төзү эшләре кызу темплар белән бара. Социаль ипотека программасы кысаларында тапшырылырга тиешле 150 мең квадрат метрның 100 меңе шәхси торак линиясе буенча 1 млн 319 мең кв. метры - 9 мең 452 йорт яки планның 78% ы файдалануга тапшырылган. Коммерция секторында төзүчеләр планканы 62% ка арттырып, агымдагы датага 148 күпфатирлы йортның 79ын тапшырдылар. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы 576 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында белем бирү объектлары төзелеше, 3 мәктәп буенча, шулай ук мәктәп белән балалар бакчасы уртак проекты буенча эшләр башкару 70% ка җитте. Иң югары үтәлеш проценты Байлар Сабасында теркәлгән - 90%. Балалар бакчасында төзү-монтаж эшләренең күләме 35% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


15
июль, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында министр урынбасары Илдус Насыйров рәислегендә Чувашия республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Чемпионнар йорты» төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров республика мәктәпләрендә «Торак дәресе» проектын тормышка ашыру сораулары буенча фикер алышуда катнашты.

Чара ТР Төзелеш министрлыгында узды. Торак-коммуналь хуҗалыкны алып бару буенча дәресләрнең инициаторы Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Марат Нуриев булды.

Быел республиканың  118 мәктәбендә ремонт эшләре башкарылачак. Шуларның 52се-республика программасы буенча, 66сы - федераль акчаларны җәлеп итеп.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Йортта дүрт подъезд, биш кат, фатирларның гомуми мәйданы 2,2 мең квадрат метр тәшкил итә. Бинада 36 бер бүлмәле, 17 ике бүлмәле һәм өч бүлмәле фатир урнашкан. Алар барысы да чиста ремонттан соң тапшырылды, ике контурлы шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылды.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.


8
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы барлык республика халкын һәм кунакларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән тәбрик итә. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт һәм илһам чыганагы булып кала. Бу бәйрәмгә игътибар җәмгыятьтәге төп кыйммәтләргә сакчыл һәм ихтирамлы караш традицияләрен сакларга, балаларда гаиләгә һәм туган якка карата җаваплылык хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International