ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Бердәм Россиянең территориаль бүлегендә Татарстанда  илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм мәсьәләләре буенча комиссия һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә комиссияләр утырышы узды.

Утырышта фикер алышынган темаларның берсе - 2022 елда республиканың мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру буенча агымдагы вәзгыять.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында милли проектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды.

Утырышны ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә төзелеш һәм махсус материаллары, технологияләр һәм җиһазлар буенча «ВолгаСтройЭкспо» 27 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.  Ачылыш тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, 2022 елның 1 августка кадәр гамәлдән  чыгарылырга тиешле төзелешләргә рөхсәт срогы бер елга озайтыла. Шулай ук документация әзерләү, төзелешкә рөхсәт бирү һәм аңа үзгәрешләр кертү өчен җир участогының шәһәр төзелеше планындагы мәгълүматтан файдалану срогы да бер елга озайтыла. Аның срогы 2023 елның 1 гыйнварда гамәлдән чыгарга тиеш иде.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстанда торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь төзекләндерү буенча республика программалары, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программалар график нигезендә үтәлә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

15 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан халкы киләсе елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын билгели алачак. Парк, скверларны һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, татарстанлылар инде икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

2022 елда Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өчен 5,56 млрд. сум бүлеп бирелә. Быел барлыгы 141 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. 66 мәктәпне ремонтлау «мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча башкарыла. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә хәбәр итте.

Казанда «Торак төзелеше: яңа үрләр һәм перспективалар» конференциясе булды.

Конференция кысаларында 2021 елда торак тапшыру күләме буенча ТОП-22 премиясе җиңүчеләрен һәм призерларын, иң яхшы төзүчеләрне бүләкләү, шулай ук кризиска каршы чаралар буенча фикер алышу булды. Әйдәп баручы ИТ-компанияләр девелоперлар өчен заманча ИТ-карарлар тәкъдим иттеләр.

20-22 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ВолгаСтройЭкспо» төзелеш материаллары, технологияләр һәм җиһазлар буенча 27 нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Татарстан төзелеш тармагының һәм сәнәгать комплексының 40 тан артык төрле оешмасы һәм Россиянең 9 шәһәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк һәм күргәзмәнең эшлекле чараларында катнашачак.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге» ассоциациясенең үзе көйләнә торган оешмасының гомуми җыелышы булды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, шулай ук чакырылган Татарстан Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, идарәче оешмалар җитәкчеләре, профильле белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм студентлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International