Татарстанда алдагы ягу чорына 1 349 котельный әзерләнгән

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2022-2023 елда җылылык чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы булды. Республика муниципаль районнары вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыйров үткәрде.

Илдус Насыйров үз чыгышында объектларны җылылык чорына әзерләү турында оператив мәгълүматлар китерде. Торак фонды мониторингы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 1 349 котельный әзерләнгән, бу 42,6% тәшкил итә.

«Гадәттәгечә, социаль яклау объектлары буенча эш яхшы бара, барлыгы 84 объект әзерләнгән, бу 49,1% тәшкил итә. Яшьләр объектлары буенча 37 объект әзерләнгән, бу гомуми планның 36,6% ы», - дип билгеләп үтте Илдус Насыйров

Моннан тыш, киләсе ягып җылыту сезонына 1 255 мәгариф объекты (планның 38%), 891 сәламәтлек саклау объекты (44%), 827 мәдәният объекты (42,2%) әзерләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, күпфатирлы йортларны җылыту чорына әзерләү буенча 5 553 КФЙда йорт эчендәге җылыту системаларын юдырту һәм опрессовкалау башкарылган, бу 45,6% тәшкил итә. Бүгенге көндә 4414 күп фатирлы йортның әзерлек паспорты бар, бу 25% тәшкил итә», – диде министр урынбасары.

Киңәшмә барышында шулай ук Татарстанның Сарман, Әгерҗе, Алабуга һәм Чистай муниципаль районнарында җылыту чорына әзерлек барышы турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Илдус Насыйров җылыту чорына вакытында әзерләнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм билгеләнгән эшләрне 2 атна эчендә тәмамларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International