ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

«Казан ДСК» эре панельле йорт төзелеше заводы җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү цехын модернизацияләде, шуның нәтиҗәсендә продукция җитештерү елына 30% ка, 130 мең кубометрга кадәр артты, дип хәбәр итте предприятие директоры Андрей Некрасов җитештерү буенча пресс-тур барышында.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы белән 2022 елда су җыю һәм су бүлү объектларына технологик тоташтыру гамәлләре алгоритмын кертү буенча план-график расланды.

Документ Татарстанның инвестицион дәрәҗәсен арттыру максатында, шулай ук Россия Икътисади үсеш министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларында яңа инвестицион проектларга ярдәм итү системасы турында»гы боерыгы нигезендә эшләнгән.

План белән тулырак биредә танышырга мөмкин


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты буенча 27 җәмәгать урыннарын һәм 6 объект – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләрне төзекләндерү планлаштырыла. Гомумән алганда, агымдагы елда федераль һәм республика программаларында Татарстан территориясендә 65 объектны төзекләндерү каралган.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелешенең еллык планы 33%ка үтәлгән – 915 мең кв. метр торак тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында агымдагы икътисади шартларда Татарстан Республикасында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән 2021 елда эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСУнең диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда (Җиңү Проспекты, 69Б) узды.

Казан белән видеоконференцэлемтә режимында шулай ук «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Карамалы Тау табиб амбулаториясен  ачу тантанасы булды.

Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов торак-коммуналь мәсьәләләр буенча гражданнар белән очрашты. Очрашу ТР Төзелеш министрлыгында узды, Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре каралды.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру уңаеннан 2023 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү узачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Быел Татарстанда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика хакимияте «Безнең ишегалды» программасы күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Бу хакта ул  2023 елга төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирүне үткәрү турындагы брифингта хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International