Сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын үткәрүгә әзерлек башланды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисадыи форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланган брифингта Казанда сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын үткәрү турында сөйләде.

Чара 2022 елның 5-8 октябрендә Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында чараны оештыру һәм үткәрү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» башлыгы Алексей Лихачев кул куйдылар.

23 илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә.  Чемпионатта катнашучылар арасында эре төзелеш компанияләре, төрле төзелеш оешмалары вәкилләре һәм профильле югары уку йортлары һәм колледж студентлары ярыша торган Студентлар лигасы, шулай ук бәйсез катнашучылар бар.

“Чемпионатта катнашучылар өчен бу, барыннан да элек, үз компаниясен һәм технологияләрен Россиядә һәм катнашучы башка илләрдә алга этәрү өчен менә дигән мәйданчык. Регион өчен - аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру. Гомумән алганда, тармак өчен эшебезнең абруен күтәрү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру”, - диде Илшат Гыймаев.

Ярышлар өч төп номинация буенча узачак:

- Сәнәгать төзелеше;

- Сәнәгать объектларын проектлау;

- Төзелеш проекты белән идарә итү.

Барлыгы номинацияләр – команда һәм аерым - 20.

 

Чемпионатның гомуми приз фондыннан (ул 44 млн.сум тәшкил итәчәк) 32,5 млн. сумын төзелеш тармагында эшләүче җиңүчеләр, шулай ук бәйсез катнашучылар алачак. 1 урын өчен приз-300 мең сум.

«Студентлар лигасы» блогында приз фонды 11 млн 700 мең сум күләмендә билгеләнгән. «Студентлар лигасы» нда җиңүчеләргә 150 әр мең сум биреләчәк.

Моннан тыш, һөнәри осталыктагы ярышлардан тыш, Чемпионат зур күргәзмә һәм эшлекле программаны үз эченә ала. Очрашу кысаларында форумны гамәлгә куючылар һәм генераль партнерлары катнашында панель дискуссияләр, тиз эшлекле танышулар сессиясе һәм проектларны тәкъдир итү, шулай ук катнашучы компанияләр арасында килешүләргә кул кую булачак.

Чемпионат программасында «Буыннар бәйләнеше» дигән зур белем бирү блогы да каралган. Биредә студентлар лекторие эше, студентлар - тармакның булачак профессионаллары өчен кейс – шоу һәм төзелеш фәннәре укытучылары белән әңгәмә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International