Алексей Фролов “Цифралы дәрес” үткәрде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Яңа Юдино балалар сәламәтләндерү лагерендә “Цифралы дәрес” үткәрде.

Дәрес 1-5 сыйныф укучылары өчен үткәрелде һәм цифрлы күнекмәләр үсешенә, мәктәп укучылары арасында алдынгы технологик юнәлешләрне популярлаштыруга, башлангыч һөнәри билгеләнешкә багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу цифрлы трансформациянең яңа үсеш модельләрен һәм принципларын ил үсеше өчен яңа философия буларак кертү дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International