Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2022/2023 елның җылыту чорына әзерләнү буенча чираттагы штаб булды. Министр урынбасары Илдус Насыйров җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Арча, Питрәч, Сарман, Мөслим муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының җылылык сезонына әзерлек буенча мәгълүматлары тәкъдим ителде.
Илдус Насыров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, торак фонды мониторингы системасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 518 котельный әзерләнгән, бу гомуми санның 16% ын тәшкил итә. Мәгариф өлкәсендә 421 объект яки 12% җылылык җибәрүгә әзер, сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 358 объект әзерләнгән, бу 17% тәшкил итә.
Штаб кысаларында шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды.