ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда Нокса - «капризлы» шәһәр елгасын төзекләндерү буенча чаралар комплексы планлаштырылган. Май аенда аның ярларында парк төзелеше башланачак. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгында узган «түгәрәк өстәл» дә сөйләделәр. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, «Ак Барс Девелопмент» компаниясе генераль директоры урынбасары Илья Лекарев, «Светлая долина» паркы проекты архитекторы Рүзәл Фәрхуллин катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, Нокса янында үз проектларын гамәлгә ашыручы төзүчеләр яр буе территориясе белән бәйле мәсьәләләрне аңлый, җәяүлеләр маршрутларын өйрәнә.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика программа чараларын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров «Алабуга» МИЗда төзелеп килүче берничә объектта булды.

Беренче булып КНС-6, КНС-8 реконструкция объектлары белән танышты. Алар буенча эшләр Алабуга су каналы объектларын модернизацияләү буенча килешү кысаларында башкарыла. Әлеге проект дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче фонд чараларын җәлеп итеп тормышка ашырыла. Бүгенге көндә объектта гомумтөзелеш эшләре, шулай ук технологик җиһазларны алыштыру, яшен саклау, автоматлаштыру һәм вентиляция җиһазларын монтажлау эшләре бара. Шулай ук килешү кысаларында этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Түбән Камада «Татнефть» ҖАҖ объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Чара Түбән Кама ТЭЦның актлар залында узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, «Татнефть» ҖАҖ төзелеш проектларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Альберт Нурмиев, Алабуга-2».Нефтехимия» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Гайфуллин, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ директоры Алексей Юмангулов, шулай ук 5 меңлек төзүчеләр коллективы исеменнән 37 подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

Россия Төзелеш министрлыгы һәм ДОМ.РФ  үсеш институты тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча Казан Россиянең 1 117 шәһәре арасында  уңайлы яшәү өчен миллионлы шәһәрләр бишлегенә керде.

Узган ел Россия шәһәрләре өлеше 10 процент пунктка – 44% ка кадәр арткан. 2024 елга, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты нигезендә, бу күрсәткеч 60% ка, 2030 елга – 80% ка җитәргә тиеш.

Шәһәр мохитенең сыйфат индексы ел саен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан исәпләнә.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында да төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирү узачак. Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Быел республиканың Тәтеш муниципаль районында универсаль спорт мәйданчыклары булган сигез яңа спорт комплексы барлыкка киләчәк. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш барышы белән танышты.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев төзелеп килүче торак комплексларны карап чыкты.

Беренче объект «Лето» («Җәй») ТК булды. Торак йортларны төзүче булып «Устрой» төзелеш компаниясе тора. Бүгенге көндә объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланып килә, эчке отделка эшләре, фасадны бизәү һәм инженер челтәрләрен урнаштыру эшләре башкарыла. Объектның әзерлеге 80 процент тәшкил итә.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.

Анда ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы - ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Ирек Закиров, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы - ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссия әгъзасы Артур Мостаев, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Илдус Әсәдуллин, Гөлсинә Заһидуллина, Валерий Леонтьев катнашты.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

ТР Алексеевск районында торак-коммуналь өлкәсендә эшләүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International