Татарстанда капиталь ремонт 77 күп фатирлы йортта төгәлләнә

2022 елның 10 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, төзү-монтаж һәм сезонлы эшләр 28% ка башкарылган. Әлеге мәгълүматлар ТР ТКХ фонды тарафыннан бирелгән.

2022 елның 10 июненә 77 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланып килә, алар буенча 90% тан артык эш башкарылган, шул исәптән 15 күпфатирлы торак йортта 36 лифт тулысынча алмаштырылган.

Министр Алексеевск, Саба, Арча кебек районнарны аерым билгеләп үтте – аларның үтәлеш проценты югары, һәм эшләр графиктан алда бара.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстанда 760 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланачак.  Финанслауның гомуми күләме 6,4 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International