2022 елның 24-26 маенда Мәскәүдә «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге - 2022» бөтенроссия гамәли семинары булачак.
Семинарны оештыручылар - «Мосстройинформ»ДБУ белән берлектә Төзелеш министрлыгы НИИСФ РААСН университеты һәм Мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендә оешмаларның милли берләшмәсе (НОТИМ). Семинар Россия Төзелеш министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелеше департаменты ярдәме белән үткәрелә.
Татарстан Республикасында 2022 елгы торак төзелеше планы 29% ка үтәлгән - 797 мең кв. метр торак төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
1 апрельдән Татарстанда «Чиста төзелеш» чарасы старт ала, ул 2 ай дәвам итәчәк. Бу - гомумреспублика санитар-экологик икеайлыгының состав өлеше. Чараның максаты - шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен чиста тоту һәм пычратуга юл куймау. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган атналык киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар һәм милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген «Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр союзы» эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар буенча хисап җыелышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Дубравная» метро станциясе төзелеше буенча киңәшмә узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, «Коммуналь предприятиеләр союзы» эш бирүчеләрнең гомумроссия тармак берләшмәсе президенты Сергей Агапитов, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, республиканың ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары, Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.
Төзелеш базары һәм ипотека: 2022 ел башында динамика, төп күрсәткечләр һәм үсеш тенденцияләре темасына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме белән ипотека торак сатуны стимуллаштыручы төп фактор булып тора. Кешеләр март ахырына кадәр ипотека кредитлары буенча хуплау алырга ашыга, әлегә программа шартлары үзгәрмәгән.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ белән берлектә кыска вакыт эчендә (бер айдан кимрәк) төзелеш ресурслары бәясен сизелерлек арттыру фактлары турында оператив мәгълүмат бирү порталын булдырды. Портал төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган.
Төзелешкә ярдәм итү «Мин төзим» цифрлы платформасы Татарстан Республикасының 44 муниципаль районда төзелеш өлкәсендә 9 хезмәт буенча киң колачланган:
- планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә бирү;
- төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә бирү;
- бирелгән объектка адрес бирү;
- төзелгән объектка милек хокукын теркәү;
- җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу;
- файдалануга тапшыруга рөхсәт алу;
- газ белән тәэмин итүгә килешү төзү өчен гариза;
- техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү өчен гариза;
- җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ тоташтыру өчен гариза.
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган күчмә киңәшмәдә Казан Кремленең Спас манарасы проект-тикшеренү эшләре турында фикер алыштылар.
Спас манарасы XVI гасырда Псков зодчие Иван Ширяев һәм Постник Яковлев тарафыннан төзелә. Манара берничә тапкыр үзгәртеп корылган, бөтен вакытта да аңа төп Кремль манарасы буларак аерым игътибар бирелә.
Хәзерге тормышыбызны замана уңайлыкларыннан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Көн саен без гади гамәлләр кылабыз; төшке аш әзерләү, кайнар душ кабул итү, кич белән телевизор кабызып карар өчен дә дистәләрчә мең кеше – сезнең һәм сезнең коллегагызның хезмәте торганы турында уйламыйбыз да.
Торак-коммуналь хуҗалык - ул бик зур система, тере организм, анда эшкә сәләтлелеген даими рәвештә саклап торырга кирәк.