Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2022 елда Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү планлаштырыла. Барлыгы 67 объект гамәлгә ашырылачак, аларның 65е төзеләчәк, икесе проектланган.
«Сүз алдан проектлау турында бара. Бу ике катлаулы су объекты. Беренче объект - Менделеевскида пляж, икенчесе - Бөгелмәдә буалар каскадын төзекләндерүне тәмамлау»,- дип хәбәр итте «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина.
Март аенда капиталь төзелеш объектларын үзәкләштерелгән кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) кулланылган суны агызу системаларына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Кагыйдәләрдә тоташтыру процедурасы бар, шулай ук кулланыла торган төшенчәләргә аңлатмалар бирә.
Яңа кагыйдәләр тоташтыру процедурасын гадиләштерә һәм җентекләп регламентлый, капиталь төзелеш объектларын инженерлык-техник тәэмин итүнең күрсәтелгән челтәрләренә тоташтыру срокларын кыскарта. Шулай ук территорияне комплекслы үстерү кысаларында аны үтәүнең кайбер үзенчәлекләрен билгели.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә чикләү чараларының йогынтысын йомшарту буенча кайбер тәкъдимнәрне яңгыратты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр тирәлеге комиссиясен җитәкли. Рөстәм Миңнеханов чыгышы:
«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия конкурсы - төрле дәрәҗәдәге җитәкче позицияләрдә дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсе булган төзелеш тармагы вәкилләре арасында ачык бәйге.
Конкурсның максаты - төзелеш һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең төзелеш һәм архитектура өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, профессиональ казанышларны һәм катнашучыларның лидерлык сыйфатларын ачык күрсәтү юлы белән Россия җәмгыятендә төзелеш тармагының абруен күтәрү. Шулай ук төзелеш өлкәсендәге уңышлы проектлар остазлары белән эшләү, тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тикшерү һәм анализлау.
Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикада агымдагы икътисадый шартларда өлешләп төзү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук республика төзүчеләре һәм банклар вәкилләре катнашты.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе «Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк. Гражданнарны кабул итү 16 мартта Лобачевский ур., 10В йорт адресы буенча 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.
Торак төзелеше буенча агымдагы ел планының үтәлеше бүгенге көндә 26 процент тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республика программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Зур Яшел Үзән» территориясен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Эшлекле очрашу барышында Зур Яшел Үзән территориясендә чараларны гамәлгә ашыру буенча кайбер мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, катнашучылар территорияне планлаштыру һәм межалау проектлары турында фикер алышты. Шулай ук Казан-Яшел Үзән трассасы янындагы территорияне су белән тәэмин итү системасы, газ белән тәэмин итү челтәрләре һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләре төзелешен проектлау барышы турында мәгълүмат бирелде.