Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2021/2022 елгы җылыту чорына йомгак ясалды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021/2022 елгы ягып җылыту чорының ничек узуы турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан  Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2021/2022 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләренә һәм 2022/2023 елның ягу чорына әзерлек бурычларына багышланган иде.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 3 146 котельный (Тышкы урнаштыру казаннары), 17 476 күп фатирлы йорт һәм 7 794 социаль-мәдәни өлкә объекты әзерләнгән.

Җылыту сезоны 6 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның май аенда тәмамланды. Аның озынлыгы 261 көн тәшкил итте – бу календарь елының 2/3 көне. Гадәттәгечә, беренче чиратта, җылылык социаль өлкә объектларына бирелде. 2021 елның 30 сентябренә барлык объектлар да җылытылган инде.

“Һава шартлары аварияләр санына йогынты ясый торган факторларның берсе булып тора. Узган ягып җылыту чорында аварияләр булмаса да, коммуналь хезмәтләрне туктатып торуга китергән барлык штаттан тыш хәлләр норматив срокларда бетерелде, - дип билгеләп үтте министр. - Гомумән алганда, 261 җылыту чорының 261 көнендә торак-коммуналь хуҗалыкта 2 741 авария булды”.

Барыннан да бигрәк -1 862 очрак, ягъни инцидентларның 68% ы су белән тәэмин итү өлкәсендә булган. Әлмәт һәм Бөгелмә районнары җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә аварияләр саны буенча, Казаннан гына калышып, беренче өчлеккә керде.

Марат Айзатуллин бурычлар һәм түләүләрнең гомуми күләме турында хәбәр итте. Республикада инде берничә ел дәвамында халыктан түләүләр җыю буенча уртача еллык күрсәткеч 98% тан кимрәк төшми. Шулай итеп, агымдагы елның 1 маена халыктан түләүләрнең уртача еллык җыемы 98,8% тәшкил иткән. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның гомуми бурычы 8,8 млрд. сум тәшкил итә.

1 майга торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының энергия ресурслары өчен срогы чыккан бурычы 360 млн. сум.

Республиканың торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен бурычы 64 млн. сум тәшкил иткән, бер ел эчендә бурыч 41 млн.сумга кимегән.

Коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен срогы чыккан бурычы 296 млн., бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 29 млн.сумга кимрәк.

Республикада ел саен 80 млн 400 мең сумлык авария-техник запас тулылана. 2021 елда муниципаль берәмлекләргә авария-техник запас чараларыннан 89,2 млн сумлык материал һәм җиһазлар бирелде.

2022 елга Татарстан Республикасында 17 коммуналь комплекс оешмасы өчен 23 инвестицион программа расланды. Бу коммуналь оешмаларның гомуми саныннан 14% ка якын.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе җылылык бирү чорына әзерлекне тикшерү өчен республика штабы утырышы ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International