Рөстәм Миңнеханов 2021/2022 елгы ягып җылыту чоры нәтиҗәләре буенча: Бүген аварияләр булу борчый

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә, бигрәк тә ягып җылыту чорында аварияләрне киметүгә аеруча зур игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021/2022 елгы ягып җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләренә һәм 2022/2023 ел бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән бергә узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “бүген аварияләр булу борчый. Без күбрәк күргәнебезгә инвестициялибез, әмма җир асты инфраструктурасы да кала бит әле”, - диде. Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, республика программалары кысаларында җылылык һәм су белән тәэмин итү юнәлеше буенча инвестицион программа булдыру мөмкинлеген карауны йөкләде.

Исегезгә төшерәбез, утырыш барышында, гомумән алганда, 261 көн эчендә торак-коммуналь хуҗалыкта 2 741 авария булган дигән мәгълүмат яңгырады. Коммуналь хезмәтләрне туктатуга китергән барлык штаттан тыш хәлләр норматив срокларда бетерелгән. Барыннан да бигрәк – 1 862 очрак, ягъни инцидентларның 68%ы су белән тәэмин итү өлкәсендә булган.

«Инвестицияләрсез булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кайбер программаларны киметергә яки туктатырга һәм бу юнәлешкә - җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицияләр кертергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов игътибарны юнәлткән тагын бер мәсьәлә: бурычлар һәм түләүләрнең гомуми дәрәҗәсе.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 маена халыктан уртача еллык түләүләр җыю дәрәҗәсе 98,8% тәшкил иткән. Шул ук вакытта халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,8 млрд. сум тәшкил итә.

9 млрд.сумга якын бурыч – бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә, бурыч артмасын өчен контрольдә тотарга кирәк», - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук авария-техник запас мәсьәләсен дә күтәрде. «Аварияләр очрагына запас булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Кирәк булса, бу мәсьәләне бюджет формалаштырганда карарга мөмкин». (Исегезгә төшерәбез, республикада ел саен 80 млн. 400 мең сумлык авария-техник запас тулылана бара).

Гомумән алганда, бездә барлык хезмәтләр дә әзерлекле, профессиональ эшли, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин утырыш барышында белдергәнчә, яңа ягып җылыту чорына министрлыкларга һәм ведомстволарга, газ, җылылык, энергия белән тәэмин итү предприятиеләренә, муниципаль районнарга, шулай ук торак-коммуналь тармак предприятиеләренә нәтиҗәле әзерләнү өчен 2022 елның 15 ноябренә кадәр муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кирәк.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, энергоресурсларны кулланган өчен түләү башкарырга һәм 2022/2023 елгы җылыту чорына кадәр бурычларны түләргә кирәк.

«Министрлар Кабинетының бүгенге утырышына йомгак ясап, барлык катнашучыларның да алда торган көзге-кышкы сезонга сыйфатлы әзерлек өчен тырышуларын сорыйм», - дип йомгаклады Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International