ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында федераль, республика программалары һәм программадан тыш чаралар буенча 65 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк һәм 7,5 млрд.сумга 90 сәламәтлек саклау объекты ремонтланачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн. 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелешенә багышланган истәлек ташын салу тантанасы булды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Табигый һәм ясалма яктырту» СП 52 актуальләштерү оештырылган. Яңартылган кагыйдәләр җыелмасында табигый һәм берләштерелгән яктырту исәп-хисапларына төзәтмәләр кертү методикасы биналарның, фасадларның архитектура элементларының, шул исәптән балкон һәм лоджийларның табигый яктыртылышына, турыпочмаклы булмаган формадагы биналарның конфигурациясенә йогынтыны дөрес исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

2022 елның 20 маенда 17.45-19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында  #Яшь гаиләләргә торак тапшыру турыдан-туры эфир булачак. Чара Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Киров районында “Крыловка Парк” торак комплексы төзелеше башланды. Комплекс Зур Крыловка, Җиләкле һәм Краснококшайский урамнары чатында урнашкан.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 14.03.2002 ел, №58-ФЗ Федераль закон нигезендә 2022 елда шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре билгеләнде.

Генераль планнар, җирдән файдалану һәм төзелеш, территорияне планлаштыру, территорияне межалау проектлары, шулай ук күрсәтелгән расланган документларның берсенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектлар буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын яисә гавами тыңлауларын үткәрү турында халыкка хәбәр иткән көннән алып, аларның иҗтимагый фикер алышулары бәяләмәсен бастырганчы 1 айдан да артмаска тиеш.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда торак төзелеше вакытында бара, 1 млн.347 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык исәпнең 49% ын һәм 2021 ел белән чагыштырганда128% ын тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет, Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән, ел саен үткәрелә торган #ТөзүчедәнСора бәйгесе башлануы хакында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International