Татарстанда 1 млн. 494 мең кв. м торак тапшырылган

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн. 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республикада, план нигезендә, төзелеш, торак белән тәэмин итү, дәүләт программаларын һәм илкүләм  проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шулай итеп, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын үтәү уңаеннан 680 гаилә кергән 4 программа гамәлгә ашырылачак.

600 ятим баланы наем шартнамәләре буенча торак урыны белән тәэмин итү  бүгенгә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды арасында 179 торак урыны алуга 2 дәүләт контракты төзелгән. Моннан тыш, 131 фатирга дәүләт контракты - республика бюджеты акчалары хисабына Лаеш, Нурлат, Саба, Чистай районнарында һәм Чаллыда.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча гомуми мәйданы 2 мең 384 кв. м булган 25 сертификат рәсмиләштерелгән.

50 яшь гаилә торак белән тәэмин итү буенча муниципалитетларга программаны финанслауның гомуми күләменең 93%ы җиткерелгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә бүгенге көндә 5 сертификаттан 4 сертификат рәсмиләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International